Җәмәгать судьяларының һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары тәмамланды

2012 елның 31 октябре, чәршәмбе

Җәмәгать судьялары институты – суд тарафыннан хокук тәртибен, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның мөһим коралы ул. Халыкка якын булганга күрә, ул гражданнарга аларның хокуклары һәм ирекләре яклануны гарантияли.
Җәмәгать судьяларына карау өчен керә торган эшләрнең күп булуы суд хакимияте органнарына халыкның ышанычы артуны күрсәтә.
Моның белән бергә җәмәгать судьяларына туры килгән эшләрнең күләме зур булу суд эшчәнлеген башкарганда билгеле бер кыенлыклар тудыра, һәм бу төрле шартларда гражданнарның суд тарафыннан яклану хокукын тәэмин итү дәрәҗәсенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Моңа бәйле рәвештә җәмәгать судьяларының һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү мәсьәләсенә җитди игътибар бирү таләп ителә.
Бүген җәмәгать судьяларының һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары тәмамланды. Анда 27 җәмәгать судьясы һәм җәмәгать судьялары аппаратының 31 хезмәткәре үз белемнәрен күтәрделәр.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, җәмәгать судьяларын һөнәри яктан яңадан әзерләү курсларын ябу вакытында чыгыш ясаганда, суд участокларын Россия законнарын тирәнтен белгән, закон нигезендә оператив рәвештә дөрес карар кабул итә алырдай югары профессионал кадрлар белән тәэмин итүнең әһәмиятен ассызыклады.
Юстиция министры М.М.Корманов һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокук ягыннан тәэмин итү бүлеге җитәкчесе И.Ф.Нуриәхмәтов, уңышлы аттестация нәтиҗәләренә йомгак ясап, җәмәгать судьяларына һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләренә кыска вакытлы квалификация күтәрү курсларын тәмамлау турында таныклык тапшырдылар.


ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International