Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре турында

2012 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының миллионлаган гражданы дәүләт хезмәтләрен, чиратта торып вакыт сарыф итмичә, Интернет аша алуның җиңел һәм җайлы булуын белә. Берничә тапкыр төймәгә басып алып, ЮХИДИ штрафларын түләргә, санаулы минутлар эчендә кирәкле ведомствога мөрәҗәгать юлларга һәм башка онлайн хезмәтләр алырга мөмкин.
Кичә ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Электрон Татарстан системасында Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең уңайлы булуы турында сөйләштеләр, ә юстиция министры М.М.Корманов исә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы мөмкинлекләре белән барлык хезмәткәрләрне дә таныштырды. Министр үзе дә коммуналь, транспорт, салым һәм башка түләүләрне банк картасы ярдәмендә башкару буенча бирелгән виртуаль мөмкинлекләрдән актив куллана. Ул Министрлыкның барлык хезмәткәрләрен дә, шәхси һәм эш вакытларын сарыф итмәү өчен, барлык алга киткән илләрнең күпчелек халкы файдалана торган хезмәт күрсәтүнең заманча ысулларын кулланырга өндәде.
Билгеле булганча, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы гражданнарга киң кырлы виртуаль мөмкинлекләр бирә, әйтик, салым органнарына, юл инспекциясенә, элемтә, ТКХ, телевидение хезмәт күрсәтүләре, Интернет, сигнализация өчен төрле түләүләр башкару. Монда шулай ук салым, штрафлар, башкару эшләре һәм башкалар буенча бурычларны белергә һәм түләргә мөмкин, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче учреждениегә кабул ителүгә язылырга, хезмәт күрсәткән өчен түләргә, гаризаның статусын күзәтеп торырга, документның әзерлеген белергә була.
Порталда, кулланучыларга уңайлылык һәм вакытны сарыф итмәс өчен, дәүләт хезмәте алган граждан турында белешмәләр урнаштырылган үз шәхси бүлмәңне теркәү каралган. Аңа кереп, банк картасы ярдәмендә барлык түләүләрне гамәлгә ашырырга мөмкин.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International