2019 елның 6 декабрендә юстиция министры Р.И. Заһидуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшинның Россия Федерациясе Дәүләт Думасының дәүләт корылышы һәм закон чыгару Комитеты рәисе П. В. Крашенинников һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Г. П. Хованская белән эшлекле очрашуында катнашты. Алар Казанга Граждан законнарын кодификацияләү һәм камилләштерү буенча Россия Федераөиясе Президенты каршындагы советның күчмә утырышында катнашу өчен килгәннәр.
Фәрит Хәйруллович Россия парламенты депутатларына законнарны үстерү һәм камилләштерү мәсьәләләре буенча нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде, кунакларга Татарстан парламентының Идел буе федераль округының закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе кысаларында төбәк парламентлары белән хезмәттәшлеге һәм закон чыгаручылар парламент утырышларында күтәргән актуаль мәсьәләләр турында сөйләде.
Гражданлык законнарын кодификацияләү һәм камилләштерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Советның күчмә утырышын уздыру мөмкинлеге өчен Республика җитәкчелегенә һәм Татарстан парламентына рәхмәт белдереп, П.В. Крашенинников РФ Дәүләт Думасы комитетларының ТР Дәүләт Советы белән үзара файдалы хезмәттәшлеге дәвам итәчәгенә һәм көтелгән нәтиҗәләр бирәчәгенә ышаныч белдерде.
Очрашуда шулай ук Россия юристлары ассоциациясе президиумының җаваплы секретаре И.Е. Манылов, "Россия юристлары ассоциациясе" Татарстан төбәк бүлеге рәисе И. Ш. Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ю. З. Камалтынов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Ш. ш. Яһудин катнаштылар.