Хокук буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының җиңүчеләре

2008 елның 21 апреле, дүшәмбе
2008 елның 14 нче апреленнән алып 20 апреленә кадәр Башкортостан Республикасы башкаласы Уфа шәһәрендә Хокук буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы булды, анда Татарстанда үткән Хокук буенча республикакүләм мәктәп укучылары олимпиадасында җиңеп чыгучылар, шулай ук узган елгы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының җиңүчеләре катнашты. Татарстан командасы составына Казан, Әлмәт, Чаллыдан, Саба һәм Чүпрәле муниципаль районнарыннан 13 укучы керде.
Кичә кич белән татарстан командасы, шәхси беренчелектә 8 призлы урын яулап, Казанга әйләнеп кайтты. Хокук буенча Бөтенросиия мәктәп укучылары олимпиадасында Татарстан командасы шәхси беренчелектә иң күп призлы урыннарны алды, хәтта үзләренең күптәнге көндәшләре – Мәскәү һәм Питер командаларын да узып киттеләр.
10 сыйныф укучылары арасында 1 урынны Гыйззәтова Гүзәл (Казан шәһәре Яңа Савин районының 7 нче гимназиясе) яулады.
Командага икенче урынны Казан мәктәпләре укучылары: Васянин Ярослав – Мәскәү районы 75 нче гимназиянең 10 сыйныф укучысы һәм өчәү унберенче сыйныф укучылары - Ганиева Роксана (Вахитов районының 18 нче мәктәбе), Прохоров Леонид (Мәскәү районының 94 нче гимназиясе) һәм Козин Кирилл – (Мәскәү районының 122 нче гимназиясе) алып килделәр.
Өченче урынга Чаллыдан унынчы сыйныф укучысы Хәкимова Гүзәл һәм Казаннан 11 нче сыйныф укучысы Адишова Алина (КДУ каршындагы Лобачевский ис. лицей) һәм Скобельникова  Анастасия (Яңа Савин районының 7 нче гимназиясе) лаек булдылар.
Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
2003 елдан алып Хокук буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы рәсми статуска ия һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә үткәрелә.
Олимпиада статусы аның йомгаклау этабында җиңүчеләргә югары уку йортларына керү сынауларыннан башка гына кабул ителү хокукын бирә. Предмет буенча олимпиадаларның җиңүчеләренә мондый хокук бирелсен өчен, “Мәгариф турында” РФ Законына махсус үзгәрешләр кертелгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International