Җирле үзидарә органнарына методик ярдәм күрсәтелде

2008 елның 21 апреле, дүшәмбе
Узган атнада бердәм банк бүлеге хезмәткәре А.Р.Габдрахманов Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнарында булды, сәфәрнең максаты – муниципаль хокукый актларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына бердәм банкка кертү өчен җибәргәндә килеп туа торган мәсьәләләрне хәл итүдә методик ярдәм күрсәтү.
Искә төшерәбез, җирле үзидарә органнары Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы турында” 08.05.2002 елдагы ПУ-352 номерлы Указы нигезендә үзләре чыгарган норматив хокукый актларны Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкына кертү өчен бирәләр.
Татарстан Республикасы Президентының бу Указында муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына үзләре кабул иткән кеше һәм граждан хокуклары, ирекләре һәм бурычларына кагылышлы булган, оешманың хокукый статусын билгеләгән яки ведомствоара характердагы муниципаль хокукый актларны җибәрергә тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы Президенты Указында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы булдыру һәм алып бару өчен норматив хокукый актлар бирү тәртибен раслау турында” 18.07.2002 елдагы 427 номерлы карарында актларны бирү тәртибе турында шактый төгәл күрсәтмәләр бирелгән булса да, гамәлдә җирле үзидарә органнары актларны сайлап алуда билгеле бер авырлыклар белән очраша. 
Бердәм банк бүлеге хезмәткәрләренең муниципаль берәмлекләргә чыгулары планда билгеләнгән тәртиптә дә, ә муниципаль берәмлекләр хокукый актларны бирмәгән яки даими бирмәгән очракларда планнан тыш та башкарыла.
Шулай, Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнарында үткәрелгән эш барышында бердәм банкка кертелергә тиеш, әмма Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрелмәгән туры килү буенча 53 һәм 66 муниципаль хокукый акт ачыкланды.
Шуны әйтергә кирәк, һәр муниципаль берәмлектә диярлек актларны сайлап алу буенча эш башкарганда бердәм банк бүлеге хезмәткәрләренә җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре тарафыннан аңлау һәм ярдәм күрсәтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International