Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2019 елның 7 декабрендә "Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов 12 дәүләт граждан хезмәткәренә дипломнар тапшырды, алар арасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Линар Әлмөхәммәтов тә бар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, һәр дәүләт хезмәткәре Татарстанның алга таба үсешенә һәм республикада үткәрелә торган чараларга, шул исәптән дәүләт хезмәткәрләре арасында иң яхшысы исеменә конкурска да үз өлешен кертә, хезмәткәрләрне берләштерүгә һәм аларның мотивациясенә уңай йогынты ясый.
Билгеле булганча, быел "Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре" конкурсы алтынчы тапкыр узды. Конкурс хезмәткәрләргә үзләре турында белдерү, үз тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм яңалыкка өйрәнү мөмкинлеген генә биреп калмыйча, шулай ук дәүләт хезмәткәрләренең корпоратив, хезмәт культурасының бер өлешенә дә әверелде.
Конкурс сынаулары гадәттәгечә берничә этапка бүленгән иде – бәйгенең беренче этабында анкета мәгълүматлары һәм катнашучыларның Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын белүләре бәяләнде, шулай ук һөнәри күнекмәләрне бәяләү максатыннан WorldSkills ярышларында кулланыла торган методология буенча эшлекле уен оештырылды. Икенче этапта катнашучылар үзләренең шәхси конкурс проектларын якладылар.
Ике этапны уңышлы узу нәтиҗәләре буенча Илфат Мингалимов һәм Линар Әлмөхәммәтов “Законлылыкны, халык һәм территорияләр иминлеген тәэмин итү өлкәсендә идарә” һәм “Дәүләт органнары эшчәнлеген хокукый һәм кадрлар ягыннан тәэмин итү” номинацияләрендә җиңүчеләр булып танылдылар.
Министрлык коллективы хезмәттәшләрен лаеклы бүләге белән котлый! Киләчәктә дә һөнәри эшчәнлектә уңышлар телибез!