Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Юстиция министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык тарихы
Элемтә өчен мәгълүмат
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Дәүләт хезмәтләре
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Аналитик материаллар
Түләүсез юридик ярдәм
Хокукый белем бирү
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү
Җирле үзидарә
Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты
Гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру
Товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Цифрлы трансформация
Ситуацион үзәк
Монополиягә каршы комплайнс
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Планнар, программалар, проектлар
ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентлары
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштырган документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Министрлыкның эчке документлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының исәпкә алу сәясәте
Татарстан Республикасы законнары җыентыгы
ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан эшләнелә торган норматив хокукый актлар проектларын юридик-техник рәсмиләштерү буенча методик тәкъдимнәр
Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча гамәли тәкъдимнәр
Министрлык тарафыннан әзерләнгән ТР норматив хокукый актлары проектлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге турындагы мәгълүматны мәгълүматтан файдаланучы гарызнамәсе буенча аңа бирү тәртибе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларны юллау
Сайтка ярдәм
Сәхифәләр
Гражданнар мөрәҗәгате
Министрлык җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Законнар
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Еш сорала торган сораулар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы
ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров ТР муниципаль берәмлекләре Президиумы Советы утырышында
2008 елның 22 апреле, сишәмбе
Кичә ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров ТР Министрлар Кабинетында узган Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Президиумы Советы утырышында катнашты, анда ул “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законны Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру барышы хакында” мәсьәлә турында фикер алышу кысаларында муниципаль реформаны тормышка ашыруны норматив-хокукый тәэмин итү буенча республикада үткәрелә торган чаралар турында доклад белән чыгыш ясады.
Аерым алганда, С.Н.Столяров үз чыгышында республикада кабул ителгән “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” ТР Законы, барлык шәһәр һәм авыл җирлекләренең чикләрен картографик тасвирлау буенча ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан алып барыла торган эш хакында сөйләде, Татарстанда муниципаль хезмәтне оештыру өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салу мәсьәләләренә кагылып үтте, шулай ук җирле үзидарә органнарына аерым дәүләт вәкаләтләрен, хәзерге вакытка аларның саны 21 гә җитте, бирү хакында сөйләде.
Сергей Николаевич җирле үзидарәне үстерүдә тоткарлык тудыручы факторларны билгеләп үтте, аларга федераль законнардагы җитешсезлекләрне кертергә була, алар исә үз чиратында җирле үзидарә өлкәсендә региональ законнарның үсешендә чагыла. Ул “РФ субъектлары башкарма хакимияте органнарының һәм федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары арасында багланышлар һәм аларның эшчәнлеген координацияләү мәсьәләләре” 2.07.2005 елдагы РФ Президенты Указын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым тукталып үтте.
Татарстан Республикасына бирелгән вәкаләтләр кысаларында җирле үзидарәне хокукый яктан тәэмин итүне гамәлгә ашыру белән беррәттән, республика дәүләт хакимияте органнары муниципаль берәмлекләргә системалы рәвештә методик ярдәм күрсәтеп киләләр, бу муниципаль хокукый актларның җирле үзидарә органнары тарафыннан тиешле юридик дәрәҗәдә әзерләнү максатларында үткәрелә.
ТР Юстиция министрлыгы мондый шартларда бара торган процесслардан читтә кала алмый һәм бу юнәлештә адекват адымнар ясый.
Шулай, ТР ЮМның Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты тарафыннан закон чыгару инициативасы тәртибендә закон проектларын әзерләү һәм ТРДәүләт Советына кертү барышында туа торган барлык мәсьәләләр буенча ҖҮИ органнарына ярдәм, шулай ук, ҖҮИ органнары мөлкәткә кагылышлы йөкләмәләре буенча тапшыру актларын төзегәндә, аларга хокукый ярдәм күрсәтелә.
ТР Юстиция министрлыгы муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында ҖҮИ органнары өчен даими рәвештә укулар оештыра һәм үткәрә: 2008 елның 1 кварталында шундый 12 күчмә семинар булды инде. Моннан тыш, ТР Дәүләт Советы белән бергә ҖҮИ органнарының закон төзү эшчәнлеге һәм муниципаль хезмәт турында законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде. Быелның февраль-март айларында нотариаль гамәлләр кылу буенча җирлекләрнең башлыклары һәм җирлекләр җирле үзидарә органнарының махсус вәкаләтле вазыйфаи затлары катнашында зоналарда 8 күчмә семинар укулары булды.
Чыгышта аерым басым муниципаль берәмлекләрдә коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруга ясалды.
Сүз ахырында С.Н.Столяров ҖҮИ органнарының үз норматив хокукый базаларын булдыру өлешендә тәкъдимнәр әйтте һәм аларның өстенлекле юнәлешләрен күрсәтте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре үз ветераннарын искә алды
9 Май алдыннан, шулай ук Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елын үткәрү буенча чаралар планын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, күпьеллык традиция буенча, ведомствоның элеккеге җитәкчеләре, шул исәптән Бөек Ватан сугышында катнашучылар җирләнгән урыннарны тәртипкә китерделәр.
Мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне үтәү буенча киңәшмә
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә бурычлылар булып республика башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр торган мөлкәти булмаган таләпләрне мониторинглау һәм суд карарларын үтәү буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Юриспруденция өлкәсендә республика премиясенә документлар тапшыру срогы тәмамланырга ике атна калды
Юриспруденция өлкәсендә Гавриил Романович Державин исемендәге премиягә республика конкурсына документлар кабул итү соңгы этабына якынлаша. Дәгъвачылар 2026 елның 23 маена кадәр гариза бирә ала. Бу хакта киңәшмә барышында юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик искәртеп узды.
7
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьяларының суд участокларын террорчылыктан яклау буенча семинар узды
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен семинар-укыту узды. Семинар барышында суд участокларында куркынычсызлыкны оештыруга заманча алымнар каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз