Федерация Советы Россиядә тәмәке тартуга каршы көрәшкә теләктәшлек белдерә

2008 елның 22 апреле, сишәмбе
2008 елның 16 апрелендә Федерация Советы “Россия Федерациясен тәмәкегә каршы көрәш буенча Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Рамочная конвенциясенә кертү турында” Федераль законны хуплады. Россия Федерациясе тәмәке тартуга каршы көрәш өчен кирәкле закон һәм административ чаралар күрергә йөкләмә ала.
Конвенция салым салуны, тәмәкедән ясалган әйберләрнең составын ачуны, шулай ук аларның савытын һәм маркировкасын; халыкка тәмәке тартуның зыяны турында мәгълүмат биреп торуны; тәмәке эшләнмәләренә реклама ясауны тулысынча тыюны кертүне; тәмәке эшләнмәләрен законсыз сатуны булдырмыйча калуны; тәмәке эшләнмәләрен балигъ булмаганнарга сатуны тыюны регламентлаштыра һәм ул сәламәт яшәү рәвешен булдыруга һәм халыкның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итәчәк.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе җитештерелә торган тәмәке продукциясенең саны буенча дөньяда 3 нче урында (Кытай һәм АКШтан соң) һәм аны куллану буенча 1 нче урында. Россиядә тәмәке тартуга бәйле сәбәпләр аркасында ел саен 500 меңгә кадәр кеше вафат була, экспертлар шулай ди.
Сенаторлар Конвенциянең рамочный рәвештә булуын билгеләп үттеләр, бу исә һәр дәүләт тәмәке тартуга каршы көрәшнең тактик алымнарын сайлый һәм бу өлкәдәге илкүләм законнарны камилләштерә ала дигәнне аңлата.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International