ТР юстиция министры вазыйфасын башкаручы С.Н.Столяров ТР Дәүләт Советы утырышында

2008 елның 23 апреле, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы булды. Көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр арасыннан өчесе Татарстан законнарына кагылышлы иде.
Комитет утырышы эшендә ТР юстиция министры вазыйфасын башкаручы С.Н.Столяров та катнашты, ул “Алексеевск муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” ТР Законына, шулай ук Питрәч муниципаль районы буенча шундый ук закон проектына үзгәрешләр кертә торган ике закон проектын тәкъдим итте.
Ике закон проекты да бер тавыштан хуплау таптылар һәм парламентарияләр тарафыннан ТР Дәүләт Советы сессиясендә беренче укылышта карап тикшерелүгә тәкъдим ителделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International