Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышы

2008 елның 23 апреле, чәршәмбе
Бүген министр урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышы үтте.
Казан шәһәре Яңа Савин районы җәмәгать судьясы аппаратының 3 нче суд участогы суд утырышы секретаре Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста 2 кандидат катнашты. Кандидатларны бәяләү нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан җиңүче дип Садыйкова Ангелина Эдуард кызы танылды.
Казан шәһәре Киров районы җәмәгать судьясы аппаратының 3 нче суд участогы суд утырышы секретаре Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста 2 кандидат катнашты. Тавыш бирү нәтиҗәсе буенча конкурс комиссиясе әгъзалары иң күп тавышны Әглиуллин Марат Илшат улына бирделәр.
ТР Балык Бистәсе районы җәмәгать судьясы аппараты консультанты Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс кандидатлар килмәү сәбәпле үтмәгән дип танылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International