Компьютер мәгълүматы өлкәсендә җинаятьләргә каршы көрәш турында килешү ратификациягә кертелә
2008 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген РФ Хөкүмәте ратификациягә кертү өчен Компьютер мәгълүматы өлкәсендә җинаятьләргә каршы көрәштә БДБда катнашучы дәүләтләр хезмәттәшлеге турында килешүне РФ Президентына бирү турында мәсьәләне карап тикшерә.
Килешү Россия Федерациясе законнарында каралганнардан бүтән кагыйдәләр билгели. Аерым алганда, Килешүнең 8 статьясы соратуны үтәүдән тулысынча яки өлешчә баш тарту мөмкинлеген соратыла торган як аны үтәү үзенең илкүләм законнарына каршы килә дип уйлаган очракта гына карый. Бу вакытта Россия Федерациясенең Җинаять-процессуаль кодексының 457 статьясындагы дүртенче өлеш билгеләгәнчә, сорату Россия Федерациясе законнарына каршы килгән яисә аны үтәү илнең суверенитетына яки иминлегенә зыян китерергә мөмкин булган очракта үтәлмичә кире кайтарыла.