Кайбер районнарның муниципаль берәмлекләренең территорияләре чикләре һәм аларның статусы турында закон проектлары республика парламентарияләрендә хуплау тапты

2008 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында “Баулы муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законнары кабул ителде.
Беренче укылышта парламентариялеләр “Спас муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Чирмешән муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законнары проектларын хупладылар. Югарыда әйтелгән закон проектлары белән Татарстан Республикасы муниципаль районнары составына керүче һәр җирлекнең территориясе чикләренең картографик тасвирламасын билгеләү күздә тотыла.
Моннан тыш, беренче укылышта депутатлары Балык Бистәсе, Саба, Чистай, Арча, Тәтеш, Алексеевск муниципаль районнары һәм “Чаллы” шәһәр округы буенча яңа төзелгән муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарының һәм муниципаль берәмлекләр территориясендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы органнарның мөлкәт йөкләмәләре буенча тапшыру (бүлү) актларын карап тикшерделәр.
Күрсәтелгән тапшыру актлары белән яңа төзелгән муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарының хокук варисы булганда килеп туа торган мөлкәт йөкләмәләре билгеләнә.
Югарыда санап кителгән Татарстан Республикасы законнары проектлары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты тарафыннан Татарстан Республикасының тиешле муниципаль районнары һәм шәһәр округы җирле үзидарә органнары катнашында “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль закон нигезендә әзерләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International