Татарстан Республикасында интеллектуаль милек турында республика конференциясе

2008 елның 25 апреле, җомга
28 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында “Татарстан Республикасы икътисадында интеллектуаль милек”дигән республика фәнни конференциясе була, аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты оештыра.
2008 елның 1 гыйнварыннан РФ Граждан кодексының интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм индивидуальләштерү чараларына хокукларны җайга сала торган 4 өлешен гамәлгә кертүгә бәйле конференция программасына интеллектуаль милек базарын формалаштыру, интеллектуаль милек нәтиҗәләрен комерциячел әйләнешкә кертү, интеллектуаль милек хокукларын яклау һәм башка проблемалар белән бәйле сораулар кертелгән.
Фикер алышуларда ю.ф.д. республика интеллектуаль милек ФТИ директоры (Мәскәү ш.) В.Н.Лопатин, Россия дәүләт интеллектуаль милек институтының (Мәскәү ш.) хокук кафедрасы мөдире И.С.Мөхәммәдшин, Казан дәүләт университеты, А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты галимнәре һәм мөгаллимнәре, ТР Арбитраж суды рәисе урынбасары Ю.З.Сахапов һәм башкалар катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International