Президент Суд приставлары федераль хезмәте турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертте

2008 елның 25 апреле, җомга
Россия Федерациясе Президенты Суд приставлары федераль хезмәте турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында Указга имза куйды.
Указда “Суд приставлары федераль хезмәте мәсьәләләре” 2004 елның 13 октябрендәге 1316 номерлы РФ Президенты Указына Суд приставлары федераль хезмәтенә эшчәнлекнең билгеләнгән өлкәсендә хокук куллану вазыйфаларын һәм контроль һәм күзәтчелек вазыйфаларын, шулай ук Россия Федерациясе законнарында каралган очракларда суд актлары, башка органнар һәм вазыйфаи затлар актлары таләпләрен үтәүче орган һәм оешмаларның персональ мәгълүматларын яклау һәм эшчәнлекләрен ведомствоара координацияләү вәкаләтләрен бирүгә кагылышлы өлешендә үзгәрешләр кертү каралган.
Моннан тыш, РФ Президенты Указы белән Суд приставлары федераль хезмәте директорына - Россия Федерациясенең баш суд приставына Россия СПФХ эшчәнлеген тәэмин итүче федераль дәүләт учреждениеләрен төзү, үзгәртеп төзү һәм ябу турында тәкъдимнәрне, алга таба РФ Хөкүмәтенә кертү өчен, РФ юстиция министрына кертү (тәкъдим итү) вәкаләтләре бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International