Вертикаль буенча тапшыру

2008 елның 26 апреле, шимбә
Дәүләт Думасының Конституция законнары һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Владимир Плигин һәм аның беренче урынбасары Александр Москалец түбән палатага федераль закон проекты керттеләр, ул Хөкүмәтнең 500дән артык вәкаләтен хакимият вертикале буенча аска – министрлыкларга, федераль агентлыкларга һәм хезмәтләргә күчерә.
Хәзер, закон чыгару инициативасы авторлары аңлатуынча, Хөкүмәтнең 3000нән артык даими, үтәү-күрсәтмә һәм контрольдә тоту характерындагы вәкаләте бар. Бу чакта, әлеге вазыйфаларның күпчелеген федераль министрлыклар, агентлыклар һәм хезмәтләр башкара. Алары Хөкүмәтнең норматив хокукый актлары проектларын эшли, үз өлкәләрендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итә, законнар үтәлешен күзәтә. Аннары барысы да икенче әйләнмәгә - Хөкүмәткә җибәрелә, анысы һәр вак-төяккә үзе төшенә, мәсәлән, паспорт рәсмиләштерү вакытында гражданга вакытлыча шәхес таныклыгы бирү тәртибен, муниципаль хезмәткә урнашканда тутырырга кирәкле анкета рәвешен, яки төзелешкә рөхсәт рәвешен раслый, музейларга бушлай керә алу тәртибен һәм Герой яки Дан ордены кавалеры каберенә куела торган таш үрнәген билгели.
Депутатлар фикеренчә, мондый кабатлауларның кирәге юк. Министрлыклар, агентлыклар һәм хезмәтләр мондый эшләрне үзләре генә, югарырак дәрәҗәдә килештерү һәм раслаудан башка да булдыра алалар. Сүз уңаеннан, алар Хөкүмәт белән йөкләмәләрне бүлешү өчен төзелгәннәр, әмма өстәмә буын булып чыгалар. Моның шулай килеп чыгуына күпмедер дәрәҗәдә закон чыгаручылар гаепле. Алар турыдан-туры эшли торган законнар теләделәр, әмма Хөкүмәт эшләп бирә торган норматив хокукый актлардан башка эшли башлый алмый торганнарын кабул иттеләр. Владимир Плигин һәм Александр Москалец фикеренчә, Хөкүмәтнең аерым вәкаләтләрен федераль башкарма хакимият органнарына бирү аларның мөстәкыйльлеген күтәрә һәм үзләре алдында тора торган бурычларга ирешүдә мөкинлекләрен киңәйтә, зарур норматив хокукый актлар кабул итүне тизләтәчәк. Шул ук вакытта Министрлар Кабинеты илне социаль-икътисадый үстерүнең иң мөһим мәсьәләләренә игътибарын юнәлтә алачак.
Закон проекты Хөкүмәтнең оборона, иминлек һәм җәмәгать тәртибен саклау өлкәләрендәге компетенциясенә кагылмый. Федераль башкарма хакимиятнең төгәл бер тармак органнарына вертикаль буенча вәкаләтләр иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең дәүләт идарәсе һәм җирле үзидарә, мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау, шәһәр төзелеше, төзелеш һәм торак мөнәсәбәтләре, авыл хуҗалыгы, пенсия тәэминаты һәм гражданнарны социаль яклау, мәдәният һәм башка өлкәләрендә тапышырылачак. Закон проектының авторлары Хөкүмәтне субвенцияләр бирүгә чараларны тоту һәм исәпләү тәртибен билгеләү, фән өчен өстенлекле булган фәнни, фәнни-техник, инновацион эшчәнлек юнәлешләрен билгеләү, җирле үзидарәнең финанс органы җитәкчесенә таләп ителә торган квалификация таләпләрен билгеләү һ.б.ш. вазыйфаларыннан азат итәргә тәкъдим итәләр.
Дәүләт идарәсе һәм җирле үзидарә өлкәсендә барлыгы 20 вәкаләтне яңадан билгеләү карала. Мәгариф һәм фән өлкәсендә тагын да күбрәк – 50гә якын. Хөкүмәткә хәрби уку үзәкләренә кабул итү, БДИ үткәрү һәм аның нәтиҗәләрен исәпләү, махсус дәүләт стипендияләрен бирү критериеләрен һәм тәртибен билгеләү, көндезге уку һәм читтән торып уку бүлекләрендә алырга мөмкин булмаган һөнәрләр һәм белгечлекләр исемлеген раслау кебек вәкаләтләрдән баш тартырга тәкдим ителә. Шулай ук Хөкүмәт гоуми белем бирү предметлары буенча халыкара олимпиадаларда катнашучы Россия җыелма командаларын булдыру тәртибен билгеләү белән шөгыльләнмәячәк.
Плигин һәм Москальцның закон проекты нигезендә Хөкүмәтнең сәламәтлек саклау өлкәсендә кырыктан артык вәкаләте бетәчәк. Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы йөклелекне өзү өчен социаль күрсәткечләр исемлеген раслауны, Россия территориясендә чит ил гражданнарына медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләрен күрсәтүне, кан донорлыгын үстерү, оештыру һәм пропагандалау чараларын гамәлгә ашыру тәртибен, шулай ук теге яки бу һөнәри эшчәнлек өчен медицина һәм психиатрия күрсәткечләрен билгеләүне мөстәкыйль тормышка ашырачак.
Хөкүмәткә торак урыннардан файдалану кагыйдәләрен, торакны социаль наемга алуның типлаштырылган шартнамәсен, җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы рәвешен расларга, бөртеклеләргә экспертиза һәм тарихи-мәдәни экспертиза ясау, хуҗалык кенәгәсен һәм мәдәни мирас объекты паспортын алып бару тәртибен билгеләргә туры килмәячәк. Дәүләт теркәүгә алу хезмәтенә Хөкүмәттән партияне теркәүгә алу өчен кирәкле документлар исемлеген билгеләү, ә ФКХнә террорчыларны күмү тәртибен билгеләү вәкаләтләре бирелә.
Министрлар Кабинетының эшен киметү һәм башкарма хакимият механизмын мобиль итү өчен булган барлык бу һәм башка идеяләрне гамәлгә ашыру өчен Владимир Плигин һәм Александр Москалец 150 федераль законга үзгәреш кертергә тәкъдим итәләр. Шулай да алар Росия Хөкүмәтендә федераль башкарма хакимяит органнары эшен күзәтергә мөмкинлек бирә торган контрольлек итү вазыйфаларын, шулай ук аларның яраксыз булган хокукый актларын бетерү һәм бу органнарынң вазыйфаи затларына карата җаваплылык чараларын куллану хокукын калдырырга кирәк дип саныйлар. 
Үзләренең башкарма хакимият вертикале беуенча вәкаләтләрне яңадан бүлү проектын дерутатлар технологик дип атый, бу закон чыгару инициативасының Министрлар Кабинетында булачак үзгәрешләр белән бәйләнешен кире кага. Владимир Плигин сүзләренә караганда, кадрлар мәсьәләләре белән закон проекты берничек тә бәйләнмәгән. Анда сүз идарә итү вазыйфаларын һәм системасын системалаштыру турында бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International