Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча совет утырышы

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы утырышында катнашты, утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Бүгенге көндә ТР Юстиция министрлыгы"Билгеләнгән тәртиптә татар телендә басылып чыккан норматив хокукый актлар өлеше" күрсәткечен үтәү мониторингы үткәрә. Рәсми бастырып чыгару чыганакларының берсе - Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы (pravo.tatarstan.ru), анда актлар татар һәм рус телләрендә урнаштырыла.

Үзенең чыгышында Рөстәм Заһидуллин башкарма хакимият органнарының 2019 елда кабул ителгән барлык актлары да ике дәүләт телендә басылып чыкты дип белдерде, ә 2018 елда бу күләм 94% тәшкил иткән булган. Шулай ук әлеге күрсәткечнең муниципаль актлар өлешендә сизелерлек артуы билгеләп үтелде. 2018 елда документларның 28% ы гына татар теленә тәрҗемә ителгән булса, узган ел 86% ы тәрҗемә ителгән.

Министр шулай ук норматив хокукый актларны тәрҗемә итү сыйфатын күтәрү кирәклеген билгеләп үтте.

"Рус һәм татар телләрендәге текстлар охшаш булырга  һәм текстның эчтәлеген төрлечә кабул итүгә юл куймаска тиешләр.   Тиешле эшне оештыру өчен 2019 елның 3 кварталында Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында тәрҗемәчеләр өчен квалификация күтәрү курслары узды, аларның вазыйфалары   башкарма комитетларда 1 июньнән кертелгән иде", - дип белдерде министр.

Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International