Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегеннән мәгълүмат

2008 елның 28 апреле, дүшәмбе
Бердәм банк бүлеге хезмәткәрләре апрель аенда Апас, Әтнә, Аксубай, Актаныш, Балтач, Минзәлә, Нурлат муниципаль районнарына барып кайттылар, максатлары – муниципаль хокукый актларны Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкын булдыру өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәргәндә барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча методик ярдәм күрсәтү булды.
Бердәм банк булдыру исә хәзерге вакытта “Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы турында” 08.05.2002 елдагы УП-352 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә гамәлгә ашырыла. Сәфәрләр вакытында шулай ук “Муниципаль норматив хокукый актларның регистрын төзү һәм алып баруга бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 08.11.2007 елдагы 260-ФЗ номерлы Федераль законның нигезләмәләре аңлатылды. Аның буенча алда барлык дәрәҗәдәге муниципаль берәмлекләрнең, шул исәптән авыл җирлекләренең норматив хокукый актларын җибәрү эше тора. Башкарылган эш нәтиҗәсендә кергән актларның саны күпкә артты: икенче кварталның беренче аенда гына да бердәм банк бүлегенә Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 564 муниципаль акт килде.
Республика башкарма хакимият органнары норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу буенча да эш дәвам итә. Шулай апрельдә дәүләт теркәвенә алу өчен Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарыннан 16 акт керде, 11 норматив хокукый акт теркәлде. Быел исә дәүләт теркәвенә алу өчен 94 акт керде, 35 норматив хокукый акт теркәлде, 33 актны дәүләт теркәвенә алудан баш тартылды, чөник соңгылары дәүләт теркәвенә алынырга тиеш түгел.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, дәүләт теркәве таләп ителмәгән актларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрү очраклары еш күзәтелә. Мондый актларга түбәндәгеләр керә: индивидуаль хокукый актлар; югарыдагы дәүләт органнарының карарларын республика башкарма хакимият органы системасы органнары һәм оешмалары игътибарына җиткерә торган актлар; югарыдагы органнарның карарларын яки республика башкарма хакимият органнарының үз карарларын үтәүне оештыруга юнәлтелгән һәм яңа хокукый нормаларны үз эченә алмаган актлар; әгәр норматив күрсәтмәләр булмаса, техник актлар; киңәш бирү характерындагы актлар. Шуңа күрә дәүләт теркәвенә алынырга тиешле норматив хокукый актларга карата куелган таләпләргә җавап бирми торган актлар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрелмәскә дә мөмкин, һәм алар дәүләт теркәвеннән башка да кулланыла ала һәм үтәлергә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International