Татарстан Республикасында интеллектуаль милек көннәре
2008 елның 28 апреле, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Татарстан Республикасы икътисадында интеллектуаль милек” дигән фәнни-гамәли конференция булды, ул Халыкара интеллектуаль милек көненә багышланган иде, аны Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов үткәрде.
Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасының Генераль ассамблеясе 2000 елда 26 апрельне Халыкара интеллектуаль милек көне дип белдерү турында карар кабул итте. Шуннан бирле Россия Федерациясе, барлык дөньяви җәмгыятьләр кебек үк, ел саен бу бәйрәмне билгеләп үтә.
Быел Татарстан Республикасы да бу хәрәкәткә кушылды. Бүгенге конференция Татарстан Республикасында Интеллектуаль милек көннәрен үткәрү белән бәйле чараларны тәмамлый. Конференциядә чыгыш ясаган республиканың Интеллектуаль милек ФТИ директоры, юридик фәннәр докторы В.Н.Лопатин (Мәскәү) белдерүенчә, Халыкара көннәр кысаларында бөтенроссия күләмендәге чараларны ел саен үткәрү инициативасы яңгыраган, бу барлык РФ субъектларындагы бөтен мәйданнарда да Россиянең мәдәният, фән һәм техника казанышларын күрсәтү мөмкинлеге була дигән сүз. Бу башлангыч яклау тапкан.