Татарстан Республикасы делегациясенең ГРЕКО экспертлары белән очрашуы
2008 елның 29 апреле, сишәмбе
21-25 апрельдә Мәскәүдә коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә Европа советының халыкара-хокукый инструментлары белән каралган йөкләмәләрнең Россия Федерациясе тарафыннан үтәлешен бәяләү буенча коррупциягә каршы дәүләтләр төркеме экспертлары (алга таба –ГРЕКО) делегациясе үтте. Визит барышында ГРЕКО экспертлары төрле ведомстволар, хөкүмәтнеке булмаган оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары, шул исәптән Татарстан Республикасы вәкилләре белән очраштылар.
25 апрельдә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы, Түбән Новгород һәм Томск өлкәләреннән җибәрелгән делегацияләрнең ГРЕКО экспертлары белән очрашуы булды. 5 кешедән торган Татарстан Республиксы делегациясен Татарстан Республиксы Премьер-министрының беренче урынбасары Б.П.Павлов җитәкләде, ә аның составында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан - министрның беренче урынбасары С.Н.Столяров һәм закон проектлары белән эшләү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Е.В.Лопатина бар иде.