Җирле үзидарә турындагы законнарда яңалык

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2020 елның 1гыйнварыннан “Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” 2019 елның 28 ноябрендәге 91-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының  (алга таба –91-ТРЗ номерлы Закон) үз көченә керүен хәбәр итә.

91-ТРЗ номерлы Закон белән индивидуаль эшкуар тарафыннан аларга мөнәсәбәттә салым салуның муниципаль берәмлекләрнең һәр төркеме буенча дифференциацияләнгән патент системасы кулланыла торган эшчәнлек төрләре буенча  потенциаль алынырга мөмкин булган еллык керемнең яңа күләмнәре билгеләнде.

Югарыда телгә алынган законны кабул итү гамәлдәге муниципаль норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертүне таләп итми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International