2019 елның 20 декабреннән “Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннар белән тәэмин итү һәм “Тататрстан Республикасы халкына адреслы социаль ярдәм турында” Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Закоынның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында” 2019 елның 9 декабрендәге 94-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде.
94-ТРЗ номерлы Закон белән ятим балаларга, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларга социаль наем килешүе буенча бирелә торган махсуслаштырылган торак урыннарда минималь мәйдан күләме 24 кв.м дан ким булырга тиеш түгел дип билгеләнгән.
94-ТРЗ номерлы Законны кабул итү ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга закон нигезендә торак урынар бирү мәсьәләләрен җайга сала торган муниципаль норматив актларга тиешле үзгәрешләр кертүне таләп итә.