Президенты җирле үзидарә органнары эшчәнлеген бәяләү турында указга имза куйды

2008 елның 29 апреле, сишәмбе
Владимир Путин “Шәһәр округлары һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү турында” указга имза куйды.
Президентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү системасын гамәлгә кертү – Россия Федерациясе субъектлары хакимияте органнарын бәяләү буенча үткәрелә торган эшнең логик дәвамы булып тора.
Бу чакта, төбәкләрнең башкарма хакимият органнары нәтиҗәлелеген бәяләгәндәге кебек үк, төп игътибар нигездә җирле хакимият эшчәнлегенә бәйле булган һәм халыкның яшәү сыйфатын, идарә итүнең яңа ысулларын һәм принципларын гамәлгә кертү дәрәҗәсен характерлый торган күрсәткечләргә бирелә.
Указда докладларны мәҗбүри рәвештә Интернетта чыгару күздә тотыла. Бу җирле хакимиятләрнең мәгълүмат ачыклыгын сизелерлек киңәйтәчәк, муниципалитетта яшәүче һәркемгә үзе сайлаган хакимият эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләргә һәм аны башка муниципалитетлар эш нәтиҗәләре белән чагыштырып карарга мөмкинлек бирәчәк.
Муниципалитетлар эшчәнлеге нәтиҗәлелеген анализлау төбәк һәм җирле хакимиятләрнең өстенлекле игътибарын таләп итә торган өлкәләрне билгеләргә, шулай ук җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген яхшырту буенча комплекслы чаралар булдырырга мөмкинлек бирәчәк. РФ Хөкүмәтенә өстәмә күрсәткечләр исемлеген, доклад рәвешен һәм зарур методик матеиаллар әзерләү һәм раслау эше йөкләнгән.
Башкарма хакимият органнарына шәһәр округларына һәм муниципаль районнарга югары күрсәткечләргә ирешкән өчен грантлар бүлеп бирергә тәкъдим ителә, шулай ук җирле үзенчәлекләрдән һәм шартлардан чыгып, территорияне уңайландыру, көнкүреш калдыкларын һәм чүпне җыю һәм чыгаруны оештыру, урамнарны яктырту мәсьәләләренә кагылышлы өстәмә күрсәткечләр урнаштыру хокукы бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International