Йөзьеллык тарихыннан

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Юстиция министрлыгы ТАССРның һәм Юстиция халык комиссариатының 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан # йөзьеллык тарихыннан рубрикасын башлап җибәрә.

ТАССР Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының 1920 елның 27 маендагы Декреты нигезендә булдырылган. Шул ук декрет белән ТАССР Юстиция халык комиссариаты да гамәлгә куелган. 

Юстиция халык комиссариаты Казан губерния башкарма комитеты юстиция губерния бүлеге базасында оештырылган. Ул 1920 елның 1 июлендә ТАССР юстиция бүлегенә, ә 1920 елның сенябрендә Юстиция халык комиссариатына әйләндерелгән.

ТАССР Юстиция комиссариатына республикада суд төзелешен төгәлләү, суд-тикшерү эшләрендә генә түгел, республикадагы барлык совет органнары эшчәнлегендә дә закон сакланышын күзәтү буенча, шулай ук нотариаль хезмәт күрсәтүне оештыру буенча да  зур бурычлар йөкләнгән. Юстиция халык комиссариаты 10 бүлектән торган , Казанда, Чистайда һм Тәтештә өч район бүлеге булган.

Эш планына татар гарәп-шәригать законнарын өйрәнү, гадәти татар хокукый  системага салу һәм аның алга таба совет заманы ихтыяҗларына яраклашуы кергән Шәригать комиссясен төзү Юстиция комиссариаты эшенең мөһим юнәлеше булып тора.

Беренче юстиция комиссариаты итеп  Алексей Николаевич Нехотяев  – профессиональ юрист һәм оста оештыручы сайланган, ул үз эшчәнлеге белән ТАССРда тотрыклы эшләүче гадел хөкем органнарын оештыра алган.

ТАССР Халык комиссариаты бинасы Чернышевский (хәзерге Кремль) урамы, 12 йортта урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International