Җәмәгать судьялары аппаратында гражданнарның хокук һәм мәнфәгатьләрен яклау өчен шартлар тудыру турында

2008 елның 30 апреле, чәршәмбе
Җәмгыятьтә проблемаларны суд процедуралары аша хәл итүнең цивилизацияле гадәте формалашып килә, ә дәүләт тарафыннан исә гражданнарның законлы хокук һәм мәнфәгатьләрен яклау өчен заманча шартлар тудырыла.
Гражданнарның суд яклавына исәпли алуын тәэмин итүгә җәмәгать судьялары үзләреннән зур өлеш кертәләр. Җәмәгать судьялары интитуты төзелгәннән соң, районнардагы федераль судларда эш күләме, гражданнарның башкарма хакимият органнарына шикаятьләр белән мөрәҗәгать итүләре кимеде. Судьялар карап тикшергән эшләрнең төп өлешен граждан-хокукый һәм административ бәхәсләр тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы турында нигезләмәдә каралганча,
ТР Юстиция министрлыгы белгечләре даими рәвештә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында җәмәгать судьялары аппараты эшчәнлеген оештыру мәсьәләләрен өйрәнәләр. Быелның дүрт ае эчендә республиканың 6 районында җәмәгать судьялары аппараты эше оештырылуга йомгаклар ясалды.
Гражданнарның бозылган хокук һәм законлы мәнфәгатьләрен суд тарафыннан яклануын сорап мөрәҗәгать итүләренә хокукларын тоткарлыксыз яклау өчен зарур шартлар белән тәэмин итү, шулай ук гражданнарны ТР Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары тарафыннан шәхси кабул ителүләрен оештыру максатларыннан суд эш башкаруы культурасына аерым игътибар бирелә: хезмәт урыннары фойесында Суд этикасы кодексының, суд бинасында тәртип кагыйдәләре һәм җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең тәртип кагыйдәләре булу. Моннан тыш, һәркем күрә алырлык урында суд участогына мөрәҗәгать итү өчен кирәкле процессуаль документларның үрнәкләре, дәүләт пошлинасы күләме һәм аны түләү тәртибе турында мәгълүмат, җәмәгать судьяларының гражданнарны кабул итү графигы һәм суд утырышында карап тикшерелүгә билгеләнгән эшләрнең исемлеге урнаштырылган булырга тиеш. Суд утырышында катнашучыларга суд эшләре карап тикшерелү вакыты һәм урыны турында һичшиксез хәбәр ителгән булырга тиеш.
“Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында” Татарстан Республикасы Законы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру йөзеннән стендларда гражданнарның аларның тәкъдимнәре, гаризалары һәм шикаятьләре карап тикшерелүгә хокуклары турында мәгълүмат булырга тиеш.
Әлеге эш нәтиҗәләре суд участокларында тупас бозуларның, шулай ук җәмәгать судьялары аппараты эшенә процессуаль характерда булмаган шикаятьләрнең булмавын күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International