Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышы

2008 елның 30 апреле, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында конкурс комиссиясе утырышы булды.
Чаллы шәһәре җәмәгать судьясы аппараты белгече Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста ике кандидат катнашты. Кандидатларны бәяләү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән җиңүче дип Әмирова Резеда Илгизәр кызы танылды.
Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы җәмәгать судьясы аппаратының 3 суд участогы 2 разрядлы белгече Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста биш кандидат катнашты. Тавыш бирүләр нәтиҗәсе буенча комиссия карары белән Гатауллина Әдилә Рәис кызы конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын җыйды.
Казан шәһәренең Вахитов районы җәмәгать судьясы аппаратының 1 суд участогы 2 разрядлы белгече Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста биш кандидат катнашты. Тавыш бирүләр нәтиҗәсе буенча Сәйфетдинова Альбина Зөфәр кызы конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын җыйды һәм конкурс җиңүчесе дип танылды.
Казан шәһәренең Яңа Савин районы җәмәгать судьясы аппаратының 7 суд участогы суд утырышы секретаре Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста кандидатларның квалификация таләпләренә туры килмәве (югары юридик белемнәре булмау) сәбәпле үтмәде дип танылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International