Кадерле хезмәттәшләр! Хөрмәтле гражданнар!

2008 елның 1 мае, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелеге, коллективы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме – 1 Май белән тәбрик итәм.
Беренче май – ул безнең тарих, бердәмлек, ватанпәрвәрлек символы, һәр Хезмәт Кешесе бәйрәме.
Гадәт буенча Беренче май алдыннан без өйләребездә тәртип урнаштырабыз, шәһәрләр һәм поселокларның ишегалларын, урамнарын, парк һәм скверларын җыештырабыз. Хезмәт коллективлары эшенә нәтиҗә ясап, без республика иминлеге өчен нәтиҗәле хезмәт иткәннәрнең уңышларын билгеләп үтәбез. Горурланырлык эшләребез, эстафетаны тапшырыр буыныбыз бар.
Беренче май белән йөрәктән чыккан котлауларны кабул итегез, сәламәтлек һәм тынычлык, иминлек һәм бәхет, хезмәттә уңышлар һәм тормышта шатлыклар телим.
Бу бәйрәм безнең күңелләрдә киләчәккә һәм үз көчебезгә ышануны ныгытсын.
Күгебез аяз, хезмәтебез тыныч һәм нәтиҗәле, әти-әниләребез һәм балаларыбыз бәхетле булсын!
Яз бәйрәме белән Сезне!
 
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International