2019 елның 27 декабреннән "Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2019 елның 27 декабрендәге 116-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (алга таба – 116-ТРЗ номерлы Закон) үз көченә керде.
Татарстан Республикасы Сайлау кодексына,"Татарстан Республикасы Референдумы турында" 2003 елның 9 августындагы 33-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына, "Татарстан Республикасы Президентын чакыртып алу тәртибе турында" 2012 елның 25 декабрендәге 92-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кертелгән төп үзгәрешләргә түбәндәгеләр керә.
Тавыш бирү көнендә 18 яшькә җиткән, Россия Федерациясе территориясендә яшәү урыны буенча теркәлмәгән, әмма тавыш бирү көненә кадәр кимендә өч ай кала килү урыны буенча теркәлгән Россия Федерациясе гражданнарына сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирү һәм тавыш бирү хокукы бирелә. Шулай ук вахта ысулы белән эшләүче гражданнар да сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирә ала.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына, җинаять эзәрлекләү фактларын билгеләү һәм административ җаваплылыкка тарту өчен, сайлау комиссиясе әгъзалары буларак билгеләнә торган затларга карата тикшерү уздыру хокукы бирелде.
Махсус сайлау счетында, референдум фонды счетында калган акчалар белән эш итү тәртибе үзгәрде: кредит оешмасы, тавыш биргәннән соң 60 көн узгач, әлеге акчаларны тиешле бюджет кеременә күчерергә һәм счетны ябарга бурычлы.
Сайлауларны (референдумны) әзерләгәндә һәм үткәргәндә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, "Сайлаулар" дәүләт мәгълүмат системасыннан файдалану белән беррәттән, федераль закон белән башка дәүләт мәгълүмат системаларыннан файдалану да каралырга мөмкин.
Моннан тыш, гражданнарның референдумда катнашу хокукын гамәлгә ашыруны тәэмин итү һәм комиссияләргә аларның вәкаләтләрен тормышка ашыруда ярдәм күрсәтү максатларында "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы" федераль дәүләт мәгълүмат системасы кулланылырга мөмкин.
"Җирле референдум турында" 2004 елның 24 мартындагы 23-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кертелгән үзгәрешләргә референдум фондының махсус счетында калган акчалар белән эш итү тәртибен, "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы" дәүләт мәгълүмат системасыннан һәм, "Сайлаулар" ДАС тыш, башка мәгълүмат системаларыннан файдалану тәртибен төгәлләштерүгә кертелә.