2020 елның 6 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина җитәкчелегендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча җәмәгать судьялары сала торган административ штрафлар буенча керемнәрне администрацияләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында семинар-киңәшмә узды.
2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, транспорт чарасын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган өчен һәм муниципаль контроль органнарының вазыйфаи затлары ачыклаган хокук бозулар өчен административ штрафлардан тыш, административ хокук бозулар турында эшләр буенча җәмәгать судьялары сала торган административ штрафлар буенча керемнәрнең баш администраторы булып тора.
Сәламләү сүзе белән Надежда Рагозина чыгыш ясады, министрлыкның республиканың җәмәгать судьяларын матди-техник һәм оештыру-хокукый тәэмин итү буенча алып барыла торган эше турында сөйләде.
Семинар барышында нотыклар белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Адилә Бәдриева һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Наталия Жиркова чыгыш ясадылар.
Киңәшмә кысаларында штрафларны администрацияләгәндә барлыкка килә торган мәсьәләләр, җәмәгать судьяларының суд участоклары эшчәнлеге, шулай ук башкару дисциплинасы һәм матди-техник тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.