2020 елның 7 гыйнварыннан "Тәмәкесез никотинлы продукцияне, никотин кертү электрон системаларын балигъ булмаганнарга сатуны тыю турында һәм Татарстан Республнкасынын аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында" 2019 елның 25 декабрендәге 106-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (алга таба – 106-ТРЗ номерлы Закон) үз көченә керде.
106-ТРЗ номерлы закон нигезендә балигъ булмаганнарга тәмәкесез никотинлы продукция сатуны, никотин кертү электрон системасын сатуны һәм аларны әлеге продукцияне куллануга җәлеп итүне тыю кертелә, тәмәкесез никотинлы продукция һәм никотин кертүнең электрон системасы төшенчәләре билгеләнә.
106-ТРЗ номерлы Закон Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексына, аңа тәмәкесез никотинлы продукцияне, никотин кертү электрон системаларын балигъ булмаганнарга сату һәм шулай ук балигъ булмаганнарны тәмәкесез никотинлы продукцияне куллануга җәлеп итүне тыюны бозган өчен административ җаваплылык турында 2.16 статья өстәп, үзгәрешләр кертте. Күрсәтелгән хокук бозу гражданнарга - 3 меңнән 5 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 30 меңнән 50 мең сумга кадәр; юридик затларга-100 меңнән 150 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Шуның белән бәйле рәвештә "Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында" 2010 елның 30 июлендәге 60-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертелде: җирле үзидарә органнарына ТР Административ хокук бозулар турында кодексның 2.16 статьясында каралган административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затларны билгеләү буенча дәүләт вәкаләтләре бирелгән.
Административ хокук бозулар турында беркетмәләрне шәһәр округлары, муниципаль районнар җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары төзи, мондый эшләрне җәмәгать судьялары карый.
106-ТРЗ номерлы Законны кабул итү җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затларына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә хокукы бирә торган муниципаль хокукый актларга үзгәрешләр кертүне таләп итә.