Россия теркәү хезмәтенә Минюстның кайбер вазыйфалары тапшырылды

2008 елның 4 мае, якшәмбе
РФ Президенты “Дәүләт теркәве өлкәсенә дәүләт идарәсен камилләштерүгә бәйле аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законга кул куйды.
Федераль закон белән  “Россия Федерациясендә сәүдә-сәнәгать палаталары турында” 1993 елның 7 июлендәге 5340-1 номерлы РФ Законына, РФ Граждан кодексының өченче өлешенә   һәм “Экстремизм эшчәнлегенә каршы тору турында” 2002 елның 25 июлендәге 114-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә.  
Бу үзгәрешләрне кертү Федераль теркәүгә алу хезмәтен (Россия теркәү хезмәтен) төзү һәм аңа сәүдә-сәнәгать палаталарын теркәүгә алу буенча Россия Юстиция министрлыгы вазыйфаларын, нотариат өлкәсендә хокук куллану вазыйфаларын һәм иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар тарафыннан экстремистик эшчәнлек гамәлгә ашырыла алмау турында кисәтүләр чыгару, шулай ук экстремистик материалларның федераль исемлеген алып бару вазыйфаларын тапшыру зарурлыгы белән аңлатыла.
Россия теркәү хезмәтенә күрсәтелгән вазыйфалар “Федераль теркәүгә алу хезмәте мәсьәләләре” 2004 елның 13 октябрендәге 1315 номерлы РФ Президенты Указы белән расланган Федераль теркәүгә алу хезмәте турында нигезләмә нигезендә һәм “Россия Федерациясе Хөкүмәте турында” 1997 елның 17 декабрендәге 2-ФКЗ номерлы Федераль конституциячел законның 32 статьясына нигезләнеп бирелә. Соңгысында федераль башкарма хакимият органнарының системасын һәм структурасын федераль законнарга тиешле үзгәрешләр кертү турында федераль законнар кабул ителгәнче билгеләнгән тәртиптә үзгәртелгән очракта, РФ Президенты федераль башкарма хакимият органнарының федераль законнарда билгеләнгән үзе җитәкчелек иткән вазыйфаларны яңадан бүлә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International