“Россия Федерациясе Президенты Мактау грамотасы һәм Россия Федерациясе Президенты рәхмәт хаты турында” 11.04.2008 елдагы 487 номерлы РФ Президенты Указы

2008 елның 4 мае, якшәмбе
Ватанны саклаудагы һәм дәүләт иминлеген тәэмин итү, законлылыкны ныгыту, сәламәтлекне һәм гомерне саклау, граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау, дәүләт төзелеше, икътисад, фән, мәдәният, сәнгать, тәрбия, мәгариф, спорт, хәйрия эшчәнлеге һәм дәүләт алдындагы бүтән казанышлар өчен бүләкләүнең яңа рәвеше кертелде.
РФ Президенты Мактау грамотасы белән РФ дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда зур өлеш керткән һәм, кагыйдә буларак, киң танылган РФ дәүләт вазыйфаларын һәм РФ субъектлары дәүләт вазыйфаларын биләүче затлар, РФ дәүләт хезмәткәрләре, фән, мәдәният, сәнгать, тәрбия, мәгариф һәм спорт өлкәсендә танылган эшлеклеләр, иҗтимагый һәм эшлекле даирәләрнең абруйлы вәкилләре, РФ гражданнары бүләкләнәчәк. РФ Президенты рәхмәт хаты әйтеп кителгән казанышлары булган РФ гражданнарына, шулай ук милекчелек рәвешенә бәйсез предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр коллективларына тапшырылачак. РФ Президенты мактау грамотасы белән чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар бүләкләнә ала, аларга РФ Президенты рәхмәт хаты бирелергә мөмкин. Указда, аерым алганда,
РФ Президенты Мактау грамотасы белән бүләкләү һәм РФ Президенты рәхмәт хатын тапшыру турында үтенеч кузгату тәртибе һәм бирү тәртибе билгеләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International