ТР Юстиция министрлыгында Эксперт советы утырышы

2008 елның 5 мае, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Эксперт советы утырышы булды.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләрне карап тикшерү кертелгән иде: “Татарстан Республикасында кулланучылар кәрҗине турында” Татарстан Республикасы законы проекты. Закон проектын карап тикшерү Татарстан Республикасы Премьер-министры карары чыкканга һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Хокук идарәсеннән килгән күрсәтмәләрне карап тикшергәнгә кадәр кичектерелде. “Әлмәт муниципаль районының Яңа Никольский һәм Урсалы авыл җирлекләрен үзгәртеп төзү һәм “Әлмәт муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР законы проекты. Проект, әйтелгән күрсәтмәләрне исәпкә алып, совет әгъзалары тарафыннан хупланды.
“Балтач муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты. Карап тикшерелә торган проект Эксперт советы әгъзалары тарафыннан хупланды һәм Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты карап тикшерүенә җибәрелде.
“Зеленодольск муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты шулай ук Эксперт советында хупланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International