Бүген Татарстан Республикасы каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә читтән торып уку факультеты тыңлаучылары белән “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законы, аны гамәлгә ашыру торышы һәм перспективалары” дигән темага “түгәрәк өстәл” узды.
Утырышны Академия ректоры ярдәмчесе В.П. Ганчурин алып барды.
“Түгәрәк өстәл” эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары В.П. Логинов, Татарстан Республикасы каршындагы Дәүләт граждан хезмәткәрләре эшләре департаменты җитәкчесе урынбасары – кадрлар белән тәэмин итү бүлеге мөдире Р.А.Мусаев, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге вәкиле Н.Ш. Тимергалина катнаштылар.
Дәүләт граждан хезмәтен җайга салуның фәнни-теоретик һәм гамәли яктан кызыклы булган мәсьәләләре турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы исеменнән ТР юстиция министры киңәшчесе А.М.Чашин катнашты.