“Хәрби хезмәткә чакырылудан һәм хәрби яки альтернатив граждан хезмәтен үтүдән качарга тырышу турында җинаять эшләрен судларның карап тикшерү практикасы турында” 03.04.2008 елдагы 3 номерлы РФ Югары Суды Пленумы карары

2008 елның 6 мае, сишәмбе
РФ Югары Суды хәрби хезмәткә чакырылудан һәм хәрби яки альтернатив граждан хезмәтен үтүдән качарга тырышу турында җинаять эшләрен карап тикшергәндә судлар очраша торган кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертте.
Аерым алганда, Суд, 1966 елгы Граждан һәм сәяси хокуклар турында Халыкара пактның 8 статьясында, шулай ук 1950 елгы Кеше хокукларын һәм төп ирекләрен яклау турында Конвенциянең 4 статьясында каралганча, хәрби хезмәтнең һәм мәҗбүри хәрби хезмәт урынына билгеләнгән хезмәтнең барлык төрләре дә мәҗбүри хезмәт булып тормый. Хәрби хезмәткә чакырылудан качарга тырышкан өчен җинаять җаваплылыгы шул очракта билгеләнә ки, әгәр чакырылучы шул рәвешле аңа йөкләнгән чакырылу буенча хәрби хезмәт үтү бурычыннан качарга тырышкан булса. Моны чираттагы чакыру яисә беррәттән берничә чакыру чорында хәрби комиссарның чакыру кәгазе буенча хәрби хезмәткә чакыруга бәйле чараларга җитди сәбәпләрсез берничә тапкыр килмәү раслый. Хәрби хезмәткә чакырылудан качарга тырышу зат 27 яшенә җиткән чактан тәмамлана. Альтернатив  граждан хезмәтен үтүдән качарга тырышу 2008 елның 1 гыйнварыннан соң альтернатив  граждан хезмәтенә җибәрелгән затлар өчен, аның вакыт озынлыгына карап, әлеге затларга 28 яшьтә 9 ай яки 28 яшьтә 6 ай тулган чактан төгәлләнгән җинаять дип таныла. 2008 елның 1 гыйнварыннан соң хәрби хезмәткә чакырылган хәрби хезмәткәрләр өчен дезертирлык аларга 28 яшь тулган чактан төгәлләнгән дип санала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International