"Кодекс" автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану практикасы" темасына семинар-киңәшмә

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов бүген "Кодекс" мәгълүмат системасының "Төбәк законнары аналитигы" автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану практикасы" темасына  видеоконференцэлемтә режимында семинар-киңәшмә үткәрде.

Чарада ТР Прокуратурасының федераль законнар үтәлешен күзәтү идарәсенең норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек бүлеге башлыгы Алмаз Вәлиәхмәтов, "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясенең юридик идарәсе баш белгече Анастасия Әхмәтвәлиева, "Кодекс" мәгълүмати системасының "Төбәк законнары аналитигы" проекты җитәкчесе Александр Старобинец катнашты.

"Төбәк законнары аналитигы" АМСын куллану, шулай ук муниципаль норматив хокукый актларны җирле үзидарә органнары тарафыннан агымдагы елның гыйнварында муниципаль регистрга җибәрү мәсьәләсе буенча җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Рәүф Гарипов чыгыш ясады. Моннан тыш, семинар кысаларында Александр Старобинец "Төбәк законнары аналитигы" системасында эшләү буенча укулар уздырды.

Чара ахырында җирле үзидарә турындагы законнарга кертелгән үзгәрешләргә җентекле күзәтү белән җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Елена Галиева чыгыш ясады.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, киңәшмә кысаларында катнашучылар шулай ук мәгълүмат системасын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International