Моннан 106 ел элек бу көнне ТАССР юстиция халык комиссары Вәлиев Шакир Шәрип улы туган. Ул ведомствоны 1946 елдан алып 1950 елга кадәр җитәкли.
Шакир Шәрип улы юстиция халык комиссары вазыйфасына 1946 елның 25 нче февралендә ТАССР Югары Советы президиумы указы нигезендә билгеләнә. Ул тугызынчы һәм иң соңгы халык комиссары, ә Юстиция халык комиссариаты 1946 елның 16 нчы мартында ТАССР Юстиция министрлыгына әйләндерелгәннән соң исә беренче юстиция министры була.
Шакир Вәлиевның тулы биографиясе белән Министрлык тарихы бүлегендә танышырга мөмкин.