ТР Юстиция министрлыгы командасы Җиңү көненә багышланган җәйге Спартакиадада

2008 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгы командасы Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Идарәсе ФСПХнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең Хезмәткә әзерләү үзәге базасында (Киндери станциясе) Җиңү көненә багышлап үткәргән җәйге Спартакиадада катнашты.
Спорт ярышларында шулай ук ТР Адвокатлар палатасы, ФСПХнең ТР буенча Идарәсенең районара, районнардагы аппаратлары бүлекләре, шулай ук Казан, Зеленодольск, Арча, Биектау, Питрәч, Югары Ослан, Теләче, Лаеш, Балык Бистәсендәге суд приставларының махсуслаштырылган бүлекләре хезмәткәрләре катнашты.
Ярышта биатлон (йөгерү һәм ату), 4 күнегүдән гыйбарәт катнаш эстафета, 24 һәм 32 килолы гер күтәрү, аркан тартышу, өстәл теннисы һәм армрестлинг буенча көч сынаштылар.
ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре махсус физик әзерлекләре булган суд приставлары хезмәте командалары белән җитди көрәштә аркан тартышуда 2 нче урынны яуладылар. Армрестлинг буенча мактаулы өченче урынны җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге белгече, суд приставлары хезмәтенең кышкы Спартакиадасында биатлонда җиңү яулаган Антон Воробьев булды.
 
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International