Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының сигезенче утырышы узды

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

2020 елның 12 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы утырышында катнашты.

Утырыш барышында Рөстәм Заһидуллин парламентарийларга «Татарстан Республикасында суд участокларын төзү һәм җәмәгать судьялары вазыйфаларын булдыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» һәм «Татарстан Республикасы Казан шәһәре суд районнары буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектларын тәкъдим итте.

«Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьяларының гомуми саны һәм суд участоклары саны турында» 2019 елның 27 декабрендәге Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 522-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә, республикада гадел хөкем эшләрен башкаручы җәмәгать судьяларының саны 188 дән 190 га кадәр арттырылды.

Халык саны артуны исәпкә алып, Казан шәһәренең Совет районында җәмәгать судьяларының ике яңа суд участогы булдырыла. Район халкы саны 320 меңнән артык кеше тәшкил итә, районда гадел хөкем эшләрен 12 җәмәгать судьясы гамәлгә ашыра.

«Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында» 1998 елның 17 декабрендәге 188-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә суд участоклары  бер участокта халык саны 15-23 мең кеше  булырга тиешлектән чыгып  исәпләнә. Бүгенге көндә Совет районының бер суд участогына 26 меңнән артык кеше туры килә, бу билгеләнгән критерийдан артып китә.

Закон проекты белән  республиканың ике законына үзгәрешләр кертү карала:

Закон проектының 1 статьясы белән «Татарстан Республикасында суд участокларын һәм җәмәгать судьялары урыннарын булдыру турында» законга үзгәрешләр кертелә, республикада җәмәгать судьялары саны 188 дән 190 га кадәр арта;

Закон проектының 2 статьясы белән «Татарстан Республикасы Казан шәһәре суд районнары буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләре турында» законга үзгәрешләр кертелә, Казан шәһәре Совет районы буенча суд участоклары чигенең тасвирламасы үзгәртелә. Җәмәгать судьяларын билгеләү, шулай ук җәмәгать судьялары аппаратын формалаштыру процедураларын уздыру зарурилыгы белән бәйле рәвештә, 2020 елның 1 июленнән 2 статьяның үз көченә керүе күздә тотыла.

Утырыш нәтиҗәләре буенча закон проекты депутатлар тарафыннан хупланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International