ТР Министрлар Кабинетында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы

2008 елның 14 мае, чәршәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы булды.
Комитет утырышының көн тәртибенә түбәндәге ТР закон проектлары кертелгән иде:
“Татарстан Республикасында минималь куллану бюджеты турында” (Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары А.Н.Кудрявцева доклады);
“Татарстан Республикасында куллану кәрзине турында”;
“2004-2010 елларга Татарстан Республикасының торак-коммуналь комплексын үзгәртеп төзү һәм яңарту программасын раслау турында” 11.12.2004 елдагы 65-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
“Муниципаль милектәге мөлкәтне бүлешүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итү тәртибе турында”. Югарыда күрсәтелгән закон проектлары комитет утырышында хупландылар һәм ТР Министрлар Кабинетына җибәрелделәр.
Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкарып торучы С.Н.Столяров Ведомствоара комитет әгъзалары карап тикшерүенә административ комиссияләргә кагылышлы документлар пакетын тәкъдим итте, ул да утырышта катнашучылар тарафыннан яклау тапты, әмма әйтелгән күрсәтмәләрне исәпкә алып. Алар игътибарга лаек дип табылды һәм документлар пакетын эшләп бетергәннән соң, аларны ТР Министрлар Кабинетына юнәлдерергә дигән карар кабул ителде.
Ведомствоара комитет әгъзалары Балтач, Зеленодольск, Ютазы, Әлки, Менделеевск, Бөгелмә, Азнакай, Минзәлә, Тәтеш, Апас муниципаль районнарында муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен һәм статусын билгеләүче бер төркем Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертүче закон проектларын карап тикшерделәр һәм хупладылар.
Комитет утырышында яңа төзелгән “Спас муниципаль районы”, “Әтнә муниципаль районы”, “Сарман муниципаль районы”, “Аксубай муниципаль районы”, “Кама Тамагы муниципаль районы”, “Лаеш муниципаль районы”, “Балтач муниципаль районы”, “Бөгелмә муниципаль районы”, “Зәй муниципаль районы”, “Теләче муниципаль районы”, “Минзәлә муниципаль районы”, “Лениногорск муниципаль районы”, “Чүпрәле муниципаль районы”, “Кайбыч муниципаль районы”, “Азнакай муниципаль районы”, “Яңа Чишмә муниципаль районы”, “Кукмара муниципаль районы”, “Тукай муниципаль районы” муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары һәм бу муниципаль берәмлекләр территорияләрендә җирле әһәмияттәгн мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы органнарның мөлкәт йөкләмәләре буенча тапшыру (бүлү) актын раслау турында Татарстан Республикасы закон проектлары хупланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International