Бүген без хезмәттәшебез Гөлнара Сафиуллинаның тарихын сөйләячәкбез. Ул безгә үз гаиләсе геройлары – дәү әтисе Фәхретдинов Мәүлет Хәким улы һәм әбисе Фәхретдинова Тәнзилә Фәттах кызы турында сөйләде.
Мәүлет Хәким улы ТАССРның Саба районы Күкчә авылында крестьян гаиләсендә туа, өч малайның кечкенәсе була. Бөек Ватан сугышы башланганда Мәүлет Хәким улы Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1940 елның 15 июлендә ул 746 авиация полкына хезмәт итәргә китә, соңрак 1941 елда турыдан-туры армиядән авиация полкы составында фронтка китә. 1941 елның июненнән алып 1942 елның июленә кадәр пехотада немец гаскәрләре белән сугыша. Ул ел, Мәүлет Хәкимович сүзләренә караганда, «салкын, ач, йокысыз һәм куркыныч» була. 1946 елның гыйнварына кадәр ул 25 һәм 203 гвардия авыр-бомбардировка авиация полклары составында өлкән авиа-механик булып хезмәт итә. Шул ук 1942 елда аның әнисе окопта язылган почта карточкасын ала, ул Фәхретдиновларның күп буыннары өчен гаилә реликвиясенә әверелә. Мәүлет Хәким улы Җиңүне гвардия өлкән сержанты булып каршы ала, сугыш вакытында «Сугышчан казанышлары өчен», «Мәскәүне саклаган өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре һәм «II дәрәҗә Ватан сугышы Ордены» белән бүләкләнә.
Мәүлет Хәким улын хәрби хезмәткә сөйгән кызы Тәнзилә Фәттахова озатып кала. Ул ТАССРның Саба районы Күкчә авылында хәлле крестьян гаиләсендә туа, сигез баладан өченче бала була. Казан шәһәре медицина училищесының фельдшерлык факультетын тәмамлаганнан соң, Саба район сырхауханәсендә шәфкать туташы буларак эшли башлый, аннан 1941 елда Кызыл Армия сафларына алына. Сугыш вакытында башта Кукмара шәһәрендә, ә 1943 елдан Мәскәү шәһәрендә хәрби госпитальдә фельдшер булып хезмәт итә. Тәнзилә Фәттах кыз Бөек Җиңүне кече сержант исемендә каршылый.
Сугыш тәмамланганнан соң Мәүлет Хәким улы һәм Тәнзилә Фәттах кызы никахлашалар, Каанда 4 ел яшәгәннән соң туган авылларына кайталар. Мәүлет Хәким улы колхозга ревизор вазыйфасына кабул ителә, ә Тәнзилә Фәттах кызы авыл фельдшеры булып эшли башлый.