Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының видеоконференцэлемтә режимында узган тугызынчы утырышында катнашты.
Министр парламентарийларга түбәндәге закон проектларын тәкъдим итте:
«Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына һәм «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»;
«Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәреш кертү хакында».
Утырыш нәтиҗәләре буенча барлык законнар да депутатлар тарафыннан хупландылар.