Бер гаилә тарихы, уртак Җиңү тарихы

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Хезмәттәшебез Антон Воробьевның бабасы Воробьев Владимир Сергеевич Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул 1925 елның 4 декабрендә Горький өлкәсенең Ляхов районы Кесово авылында туа.

1942 елның декабрендә үзе теләп армиягә китә, шуннан соң Приморье краеның Свободный шәһәренә уку үзәгенә җибәрелә. 1943 елның маенда, белем алганнан соң, гамәлдәге армиягә 1 нче Мәскәү пролетар дивизиясе сафларына күчерелә. 1943 елның җәендә укчылар ротасы составында Курск дугасындагы сугышларда катнаша. Сугышчан бәрелештән ротадан 12 кеше, шул исәптән бишесе - аның туган Ляхов районыннанбулган кешеәр генә исән калалар. Алар барысы да Германиягә барып җиткәнчегә кадәр сугышалар.

Владимир Сергеевич сугышны Кенигсберг янында Көнчыгыш-Себер Кызыл байрак дивизиясе 26 гвардия укчылар полкының  79 гвардия укчылар полкы сержант - командиры исемендә тәмамлый, шуннан соң Көнчыгыш Пруссияне немец илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Ул 1949 елда демобилизацияләнә.

Владимир Сергеевич Воробьев 1944 елның августында “Батырлык өчен”  4 медале һәм Кенигсберг шәһәре өчен барган сугышларда катнашкан өчен "3 дәрәҗә Дан  ордены" белән бүләкләнгән. Тыныч вакытта ул 9 медаль һәм "2 дәрәҗә Ватан сугышы" ордены белән бүләкләнә.

Владимир Сергеевичның 1945 елның 7 апрелендәге бүләкләү кәгазендә: "Немец илбасарлары белән сугышта 1943 елның маеннан бирле катнашучы Воробьев үзен кыю һәм батыр кече командир итеп танытты. 1945 елның 6 апрелендә Кенигсберг шәһәренә барган сугышларда Воробьев дошманның көчле пулемет уты астында үз пулеметы белән алга ыргылды,  безнең укчылар бүлекчәләренә алга барырга комачаулаучы 2 ут ноктасын тар-мар итте һәм  15 немец солдаты һәм офицерын юкка чыгарды. Кыю һәм тәвәккәлләп эш итеп, Воробьев безнең пехотаны алга этәрүгә ярдәм итте, бу исә дошманның нык ныгытылган саклану полосасын уңышлы кичеп чыгарга булышты", - дип язылган. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Воробьев “3 дәрәҗә Дан” ордены белән бүләкләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International