Җирле үзидарә органнары тарафыннан агымдагы елның I кварталында тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга йомгак ясалды

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

2020 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җирле үзидарә органнары вәкилләре белән Татарстан Республикасының аларга тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча квартал саен уза торган киңәшмәне уздырды. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында узды.

Киңәшмә барышында Министрлыкның җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова республиканың административ комиссияләре һәм муниципаль берәмлекләрнең административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде.

Киңәшмәдә шулай ук Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең башкарма җитештерүне оештыру бүлеге башлыгы Альберт Ибәтуллин катнашты, ул административ комиссияләр тарафыннан чыгарылган җәзаларны билгеләү турындагы карарларның үтәлеше һәм хокук бозучылардан штрафларны түләтү процедурасы турында сөйләде. 

Штрафларны түләтү буенча күрсәткечләр турында фикер алышканда Чаллы шәһәре, Минзәлә, Бөгелмә һәм Түбән Кама районнарының административ комиссияләре вәкилләре тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International