2020 елның 5 маенда «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 24 апрелендәге 148-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә.
Әлеге закон белән «Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы статусы һәм Дәүләт Думасы депутаты статусы турында» 1994 елның 8 маендагы 3-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында» 1999 елның 6 октябрендәге 184-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы федераль законнарга үзгәрешләр кертелде.
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 40 статьясындагы 5 өлеше нигезләмә белән тулыландырылган, аның нигезендә муниципаль берәмлекнең үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы вәкиллекле органы депутаты тарафыннан айга кимендә ике һәм алты эш көненнән дә ким булмаган чорда төп эш урыны гарантияләнгән рәвештә саклана. Мондый чорның төгәл дәвамлылыгы Россия Федерациясе субъекты законы нигезендә муниципаль берәмлек уставы белән билгеләнә.
Шулай итеп, депутатның төп эш урынын саклап калу чорын билгели торган Татарстан Республикасы Законы кабул ителгәннән соң, муниципаль берәмлекләр уставларына тиешле үзгәрешләр кертергә кирәк булачак.