Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

2020 елның 30 апрелендә юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов түбәндәге темалар буенча видеоконференцэлемтә режимында семинар-киңәшмә уздырды:

“Кодекс” мәгълүмат системасының “Төбәк законнары аналитигы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану практикасы”;

 “Җирле үзидарә органнарының  2020 елның I  кварталында муниципаль район составына керүче авыл җирлекләреннән Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматларны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашырулары турында”.

Чарада ТР Прокуратурасының федераль законнар үтәлешен күзәтү идарәсенең норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек бүлеге башлыгы Алмаз Вәлиәхмәтов, "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясенең башкаручы секретаре урынбасары – юридик идарә башлыгы Сергей Столяров катнаштылар.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары Ралия Рәкыйпова “Төбәк законнары аналитигы” АМС куллану мәсьәләләре һәм республиканың җирле үзидарә органнары тарафыннан агымдагы елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәүләре буенча мәгълүмат җиткерде.

Кире элемтә сыйфатында Буа, Биектау, Чирмешән районнары вәкилләренең чыгышлары тыңланды.

Чара нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга нормалар иҗат итүдә, тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен нәтиҗәле башкаруда “Кодекс” мәгълүмат системасын куллану мәсьәләләре буенча күрсәтмәләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International