Республика җәмәгать судлары эшен оештыру буенча мәгълүмат

13 май 2020 ел., чәршәмбе

2020 елның 12 маеннан җәмәгать судьяларының суд эшчәнлегенең барлык төрләренә караган  эшләрне карау буенча эшчәнлеге кабат торгызыла.

Суд эшләрендә катнашлары булган затлар җәмәгать судьялары биналарына (бүлмәләренә) түбәндәге таләпләрне үтәгән очракта гына кертеләләр:

- җәмәгать судьялары биналарына (бүлмәләренә) керү, кешеләрнең бер урында күп җыелуларыннан качу өчен,  суд утырышы башланырга 15 минут кала башкарыла һәм кешеләр арасында 1,5-2 метр социаль дистанция саклап гамәлгә ашырыла;

- җәмәгать судьялары биналарына (бүлмәләренә) керү өчен суд утырышларында катнашучылар шәхесне ачыклаучы документларын, судтан килгән белдерү кәгазен (СМС-белдерү, повестка) күрсәтергә тиешләр;

 -  җәмәгать судьялары биналарына (бүлмәләренә) кергәндә процессларда катнашучылар медицина маскаларыннан (респираторлар) һәм перчаткалардан булырга тиешләр, суд утырышларында катнашучылар алар белән үзләрен үзләре тәэмин итә. Суд утырышларында катнашучылар, медицина маскалары (респираторлар) һәм перчаткалары булмаган очракта,  җәмәгать судьялары биналарына (бүлмәләренә) кертелмиләр.

- COVID-19 симптомнары яки кискен респиратор вируслы авыру симптомнары булган кешеләргә җәмәгать судьялары биналарына (бүлмәләренә) керү тыела. 

Суд утырышларында катнашлары булмаган затларга җәмәгать судьялары биналарына (бүлмәләренә) керү вакытлыча тыела. 

Шул ук вакытта гражданнарны шәхсән кабул итү, шулай ук гаризаларны, шикаятьләрне һәм башка процессуаль документларны шәхсән кабул итү буенча алдарак туктатылып торылган хезмәт тә башкарылмый. Процессуаль документларны тапшыру өчен почта хезмәтеннән файдаланырга тәкъдим итәбез.

Эш материаллары белән танышу алдан язылу буенча, өстәрәк күрсәтелгән санитар таләпләрне үтәп һәм эш материалларын өйрәнүгә 30 минутлык интервал саклап башкарыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования