Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү

15 май 2020 ел., җомга

1994 елдан башлап, бөтен дөньяда 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. ТР Юстиция министрлыгы һөнәри династияләрне хөрмәтләү буенча гаилә мөнәсәбәтләренең мөһим кыйммәтләрен саклау максатыннан үткәрелә торган  масштаблы акциягә кушылды.

Безнең республикада судларда, нотариаль, адвокатлар палаталарында һәм башка юридик өлкәләрдә хезмәт куючы юристлар династияләре күп, алар үз тәҗрибәләрен, күнекмәләрен һәм сайлаган һөнәрләренә мәхәббәтне буыннан-буынга тапшыралар. 

Бу бәйрәм көнендә без коллегабыз - Министрлык эшчәнлеген хокукый тәэмин итү һәм норматив хокукый актларны теркәү бүлеге начальнигы, юристлар династиясенең лаеклы вәкиле – Слепнева Эльмира Илсур кызы турында сөйләргә телибез.

Эльмира Илсур кызының гаилә әгъзалары, менә инде берничә буын рәттән, профессиональ юридик династия вәкилләре булып тора. Аның тормыш итпәше -Олег Слепнев Эчке эшләр органнарында 25 елдан артык хезмәт иткән.  Аларның улы - Сергей Слепнев та әти-әнисе юлыннан китте, ул Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетын тәмамлап, адвокат булып эшли башлады. Юридик өлкәдә Сергейның бабасы Юрий Васильевич Слепнев та хезмәт куя, милициядә гади хезмәткәр вазыйфасында хезмәт итә, 90 нчы елларда ул республика эчке эшләр министрының беренче урынбасары булып эшли, республиканың криминаль милиция хезмәтен җитәкли, соңыннан Татарстан таможнясында эшли.

Эльмира Илсур кызы үзе Министрлыкта 2001 елның сентябреннән бирле эшли. Аның сизгер җитәкчелеге астында һәм турыдан-туры катнашында ведомство норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу буенча масштаблы эш алып барыла, министрлык һәм республика башкарма хакимият органнары норматив хокукый актлары проектларына хокукый һәм коррупциягә каршы экспертиза үткәрелә.

Республикада законлылыкны ныгытуга зур өлеш керткән хезмәтләре өчен Эльмира Илсур кызы "Татарстан Республикасының атказанган юристы" дигән мактаулы исем, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте,  "Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы" истәлекле медален, "Россия Федерациясе Иминлек органнарына 100 ел" билгесе һәм республика дәүләт хакимияте органнарының башка Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Аларда белем һәм тәҗрибә буыннан-буынга тапшырыла торган гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм һөнәри династия формалаштыру - гаилә традицияләрен булдыру өчен мөһим бурыч булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә аларны саклауның мөһимлеге турында истә тоту бик кирәк.

Министрлык коллективы барлык татарстанлыларны Халыкара гаилә көне белән котлый, нык сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге тели! Сезнең гаиләләрдә аңлашу һәм мәхәббәт хөкем сөрсен!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования