Минзәлә районында гражданнарны кабул итү

2008 елның 20 мае, сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итүнең расланган графигы нигезендә ай саен хокукый мәсьәләләр буенча гражданнарны мәгълүмати-консультацион кабул итү үткәрелә.
Район халкына гражданнарны кабул итү үткәрелү турында мәгълүмат бирү өчен белдерү ТР шәһәр һәм районнары администрацияләре аша таратыла.
Кичә Минзәлә муниципаль районында гражданнарны ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов кабул итте.
Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә районы гражданнары төрле мәсьәләләр буенча, шул исәптән ссуда түләү, квартира өчен түләү, коммуналь хезмәт күрсәтүләргә түләү буенча субсидияләр алуга документлар җыю, ташландык йортларны хуҗасыз дип тану турында мәсьәләләр буенча хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Күчмә кабул итү кысаларында министр урынбасары Ә.Б.Сираҗетдиновка гражданнар гына түгел, район җитәкчелеге дә тәгаен эшләр буенча хокукый хәлне аңлатуны, шулай ук законнарны аңлатуны сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Әнәс Баһаветдинович барлык сорауларга да тулы аңлатма бирде.
Юстиция министры урынбасары белән бергә гражданнарны кабул итүдә Минзәлә районы администрациясе башлыгы Г.Ф.Куприянов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International