Депутатлар җәмәгать судьялары кандидатураларын расладылар

2008 елның 21 мае, чәршәмбе
Бүген өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 38 нче утырышында депутатлар биш ел вакытка ТР Президенты тәкъдим иткән Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнары җәмәгать судьялары кандидатураларын расладылар.
Судья вәкаләтләрен түбәндәгеләр алды: ТРның Зәй районы һәм Зәй шәһәре 3 нче суд участогында Митрофанова Людмила Федоровна, Чуаш Дәүләт университетын тәмамлаган, юридик һөнәр буенча 8 елдан артык эш стажы бар, судья вазыйфасында эш стажы юк;
Казан шәһәренең Яңа Савин районы 3 нче суд участогында Локманова Анна Анатольевна, 2003 елда КДУны тәмамлаган, юридик һөнәр буенча 8 елдан артык эш стажы бар, судья вазыйфасында эш стажы юк;
Казан шәһәренең Яңа Савин районы 2 нче суд участогында Әдһәмова Лилия Мәхмүт кызы, КДУны тәмамлаган, юридик һөнәр буенча 20 елдан артык эш стажы бар, шул исәптән судья вазыйфасында 4 елдан артык (бу суд участогында җәмәгать судьясы булып 2003 елның маенда сайланган), 4 квалификацияле судья классына ия;
Казан шәһәренең Вахитов районы 3 нче суд участогында Имаметдинова Ләйсән Хәбибрахман кызы, 1998 елда КДУны тәмамлаган, юридик һөнәр буенча 13 елдан артык эш стажы бар, шул исәптән судья вазыйфасында 4 елдан артык (бу суд участогында җәмәгать судьясы булып 2003 елның маенда сайланган), 4 квалификацияле судья классына ия;
ТР Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре 3 нче суд участогында Кожевников Василий Александрович.
Кожевников В.А. – КДУны тәмамлаган, юридик һөнәр буенча 18 елдан артык эш стажы бар, шул исәптән судья вазыйфасында 7 елдан артык (шул ук районның 1 нче суд участогында җәмәгать судьясы булып 2003 елның октябрендә сайланган), 3 квалификацияле судья классына ия.
Казан шәһәренең Совет районы 4 нче суд участогында Васильева Марина Робертовна, 200 елда Россия ЭЭМның Казан юридик институтын тәмамлаган, юридик һөнәр буенча 10 елдан артык эш стажы бар, шул исәптән судья вазыйфасында 4 елдан артык (бу суд участогында җәмәгать судьясы булып 2003 елның маенда сайланган), 4 квалификацияле судья классына ия.
Җәмәгать судьяларына барлык кандидатлар да Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясе тарафыннан тәкъдим ителгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International