Татарстан җәмәгать юстициясе оешуга 20 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл

2020 елның 5 июне, җомга

Татарстан җәмәгать юстициясе оешуга 20 ел тулуны бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан РДУП Казан филиалы белән берлектә онлайн-режимда «Җәмәгать юстициясе үсешенең проблемалары һәм перспективалары: Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары институтының 20 еллыгына» Бөтенроссия түгәрәк өстәле утырышы узды.

1999 елның ноябрендә "Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында" Татарстан Республикасы Законы кабул ителде, шуннан соң 2000 елда республиканың беренче җәмәгать судьялары билгеләнде. Җәмәгать юстициясе институты оешуның 20 еллыгы әһәмиятле дата, ул казанышларны билгеләп үтәргә һәм алга таба үсеш өчен яңа бурычлар билгеләргә мөмкинлек бирә.

Түгәрәк өстәлне ачу кысаларында сәламләү сүзе белән юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгыш ясады, ул Татарстанның җәмәгать юстициясе институты үсешенең актуаль мәсьәләләре һәм министрлык тарафыннан республиканың җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча алып барыла торган эш турында сөйләде. Министр шулай ук ТР Югары Суды һәм Суд департаментының ТР буенча идарәсе белән берлектә җәмәгать судьяларын урнаштыру шартларын яхшырту буенча эшнең нәтиҗәлелеген билгеләп үтте, шулай ук Юстиция министрлыгы һәм судьялар берләшмәсе белән актив хезмәттәшлек өчен РДУПның Казан филиалына рәхмәт белдерде.   

Чара барышында шулай ук Татарстан Республикасы Югары судының административ эшләр буенча суд коллегиясе рәисе, Татарстан Республикасы Судьялар советы рәисе Роман Гафаров, Н.В.Радутная исемендәге “Россия дәүләт гадел хөкем университеты" федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең җинаять-процессуаль хокук кафедрасы мөдире Владимир Кононенко, РДУП Казан филиалының Дәүләт-хокук дисциплиналары кафедрасы профессоры Мидхәт Корманов һәм Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 11 нче суд участогы җәмәгать судьясы Энҗе Галиуллина катнаштылар.

Чара ахырында Рөстәм Заһидуллин Россия дәүләт гадел хөкем университеты коллективын уртак нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International